Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында техника кыр эшләренә әзер

Районда авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.

Тикшерү комиссиясен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов җитәкләде. Аның составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, ТР Россельхозүзәгенең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Рамил Фәттахов эшләделәр.

Һәр хуҗалыкта белгечләр техниканың торышын, аның язгы чәчүгә әзерлеген һәм чәчү эшләрен башкару өчен кирәкле ресурсларның: орлык материалының, минераль ашламаларның булуын бәяләделәр. Хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә аерым игътибар бирелде.

Комиссия тикшерү эшен «Никитин А.А.» КФХыннан башлады. Ул бу хуҗалыкны алда торган кыр эшләренә әзерлек буенча үрнәк дип атады.

«Волга-Селект» ҖЧҖдә дә шулай ук комиссия әгъзалары тракторларның, авыл хуҗалыгы машиналарының һәм агрегатларның әзерлек линейкасында булуын күрделәр. Тикшерүчеләр әзерлеккә югары бәя бирделәр, механизаторлар белән аралаштылар, эштә хезмәтне саклау кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәделәр, сезонның уңышлы булуын теләделәр. Шулай ук алар предприятиенең Рус Кармәте авылы янындагы яңа ашлык складында да булдылар.

Россельхозүзәк бүлеге монда орлыкларны фитопатологик анализлау нәтиҗәләре, аларның торышын яхшырту өчен тәкъдим ителә торган препаратларны күрсәтте.

Тикшерү «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ үзәк базасында да узды. Башкарма директор урынбасары Иршат Хәнифов үсемлекчелек буенча эшләр белән таныштырды, бүген техник паркның нинди хәлдә булуы, игенчеләр алдында торган бурычлар турында сөйләде. Комиссия әгъзалары механизаторлар белән берничә мәсьәлә турында фикер алыштылар.

– Техниканың әзерлеге һәм сезнең бердәм эшегез – язгы чәчүне уңышлы уздыруның һәм югары уңыш алуның нигезе, – дип ассызыклады ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов. – Җитештерү күрсәткечләре артыннан куып, җитештерүдә иминлек турында онытырга ярамый: хезмәтне саклау нормаларын төгәл үтәү, эштә имгәнү булмасын өчен, игътибарлы булу мөһим.

Тикшерү йомгаклары буенча комиссия районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә тулысынча әзер булуын раслады. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнар Габбасов кыр эшләренә әзерлекнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга да җаваплы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев