Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык җитештерү сезонының кызган чагы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 30 июньгә 4000 гектардан артык күпьеллык үләннәр чаптырылган. Кибәнгә 3575 тонна сыйфатлы печән салынган, бу планлы күрсәткечнең 30 процентын тәшкил итә. Траншеяларга 14 010 тоннадан артык сенаж салынган – бу планның 32 проценты.
Азык җитештерүчеләр эшенә төзәтмәләр кертүче көйсез һава шартларына карамастан, тәҗрибәле игенчеләр, билгеләнгән күрсәткечләрне үтәргә тырышып, азык әзерләү кампаниясен дәвам иттерү өчен мөмкинлекләр табалар.
Нет комментариев