Аксубай районында сыерларның продуктлылыгы узган елгы күрсәткечтән югарырак
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында сыерларның продуктлылыгы узган елгы күрсәткечтән югарырак

Узган ел районның сөт терлекчелеге өчен уңышлы булды

2022 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 24317 тонна сөт җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында сыерларның уртача еллык продуктлылыгы күрсәткече – 218 килограммга үсеш белән 6069 килограмм. Процент нисбәтендә бу 2021 дәрәҗәсенә 104 процент тәшкил итә.

Терлекчелек объектларында үткәрелгән чаралар комплексы күрсәткечләрнең артуына ярдәм иткән. Бу – «МОЛКО» ҖЧҖ сөт комплексларын реконструкцияләү һәм эксплуатациягә тапшыру; төзелгән комплексны тулыландыру һәм көтүне яңарту өчен «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенә Германия һәм Венгриядән 604 баш югары продуктив нәсел таналары кайтарылган. Бу хуҗалыкта терлекләрне баланслы тукландыру максатында азык үзәге кулланыла. Сыйфатлы азык булу продуктлылыкны арттыруга зур йогынты ясады. Узган ел һава шартлары уңай булды, терлек азыгы әзерләүчеләр маллар өчен 1,5 елга җитәрлек сусыл һәм тупас азык запасы тупладылар.

Быел сөт җитештерүне 4 процентка арттыру планлаштырыла. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2023 елга ике сөт комплексын реконструкцияләү һәм терлек азыгы үзәген төзү ниятләнә.


Нет комментариев