Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында сиптергечләрне тикшерделәр

Басуларны эшкәртү өчен агрегатларның эшкә әзерлеген махсус комиссия тикшерде.

Аның составында Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин эшләде. Алар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен әйләнеп чыктылар, техниканы карадылар, җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштылар.

«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы бүлекчә җитәкчесе Газыйм Шәрәпов һәм баш агроном Илья Крючков белән бергә белгечләр техникаларны сынап карадылар. Сиптергечтә тәҗрибәле механизатор Евгений Курдюков эшләячәк. Комиссия билгеләп үткәнчә, сиптергеч үсемлекләрне эшкәртүгә җентекләп әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев