Аксубай районында силос салу төгәлләнде
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында силос салу төгәлләнде

Район игенчеләре тагын бер зур бурычны үтәделәр – силос чокырларын тутырдылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә район буенча 33300 тоннадан артык силос салынган. Авыр һава торышына карамастан, механикалаштырылган звенолар бу туклыклы массаны тиешле күләмдә туплый алды. Мондый күләмдә сусыл азык салу өчен 2000 гектардан артык мәйданда кукуруз чабылган.

«Чистай» холдинг компаниясенең «Аксу Агро» АФ бүлекчәләрендә 16570 тоннадан артык (планга карата 158 процент) силос салынган. «Аксу Агро» ҖЧҖдә (АгроИнвест) 13300 тоннадан артык әлеге сусыл азык әзерләнгән (план 11742 тонна булса, планны үтәү 114 тонна).


Нет комментариев