Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында шәхси тракторларны техник карау узачак

3 майдан 31 майга кадәр районда шәхси секторда тракторларны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү үткәреләчәк.

Әлеге процедураның бурычы – аларның кешеләр тормышы, сәламәтлеге, милек сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлык таләпләренә туры килүен тикшерү. Техник карауга әзерләнгәндә хуҗаларга беренче чиратта нәкъ менә шушы мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк.

– 2022 елда Аксубай районы территориясендә үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү белән бәйле бәхетсезлек очраклары булды, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт техник күзәтчелеге территориаль бүлекчәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов. – Һәм бу техник карау процедурасына җаваплы караш өчен тагын бер тапкыр сәбәп булырга тиеш.

Дәүләт техник күзәтчелеге органында теркәлгән барлык машиналар өчен ел саен техник карау мәҗбүри. Аларның саны меңнән артык. Техник карау барлык юридик һәм физик затларга кагыла. Куркынычсызлык кагыйдәләре техник карау үтмәгән машиналар белән идарә итүне тыя. Техник тикшерүне үткәрү урыны һәм вакыты авыл җирлекләре башлыклары белән килештерелгән.

Авыл җирлекләрендә ул түбәндәге график буенча узачак:

3 майда – Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә,

4 майда – Иске Ильдеряк, Иске Кармәт авыл җирлекләрендә,

10 майда – Иске Татар Адәмсуы, Емелькино авыл җирлекләрендә,

11 майда – Яңа Аксубай һәм Иске Тимошкино авыл җирлекләрендә,

15 майда – Беловка, Иске Үзи, Иске Кыязлы авыл җирлекләрендә,

16 майда – Иске Ибрай авыл җирлегендә,

17 майда – Яңа Ибрай авыл җирлегендә,

18 майда – Яңа Кармәт авыл җирлегендә,

22 майда– Кәкре Күл, Карасу авыл җирлегендә,

24 майда – Шәрбән һәм Трудолюбово авыл җирлекләрендә,

25 майда – Сөнчәле һәм Мюд авыл җирлекләрендә.

26 майдан 31 майга кадәр – шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә.

Техник карауга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Гостехнадзор бүлегенә һәм авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев