Аксубай районында сабан культуралары планлаштырылган мәйданнарның 37 процентында чәчелгән
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында сабан культуралары планлаштырылган мәйданнарның 37 процентында чәчелгән

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчү сезонының кызган чагы.

29 апрельгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча 16196 гектар сабан культуралары чәчелгән – планлы күрсәткечнең 37 проценты һәм 3370 гектар техник культуралар – планга карата 41 процент.

Соңгы берничә көндә һава торышы чәчү темпларын көчәйтергә мөмкинлек бирмәде. Механикалаштырылган звенолар аяз көннең һәр сәгатеннән максималь файдаланып эшләргә тырышалар.


Нет комментариев