Район басуларында чәчү эшләре көннән-көн колач ала бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 26 майга булган оператив мәгълүматларына караганда, сабан культураларын чәчү 36225 гектардан артык мәйданда башкарылган, бу планлы мәйданның 82 процентын тәшкил итә.
Бөртекле сабан культуралары 6339 гектарда (шул исәптән: сабан бодае, арпа, вика, солы, ашлыкка кукуруз) чәчелгән. Азык культуралары 2645 гектарда чәчелгән, планга карата 88 процент тәшкил итә. Техник культуралар (рапс, көнбагыш, соя һәм җитен) 27000 гектарга якын мәйданда чәчелгән. Процент нисбәтендә план күрсәткеченең 83 проценты.
Нет комментариев