Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында сабан культуралары планда каралган мәйданның 84 процентында чәчелгән

Язгы чәчү эшләре финишка якынлаша.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 4 майга күпьеллык үләннәр һәм көзге культуралар мәйданнарын тукландыру һәм тырмалау тәмамланган. Пар җирләрен тырмалау 84 процент мәйданда үткәрелгән. Сабан культуралары 43800 гектардан артык мәйданда чәчелгән, бу план күләменең 84 процентын тәшкил итә. Арпа, борчак, вика чәчү тәмамланган. Сабан бодаен чәчү соңгы гектарларда алып барыла. Арпа планлаштырылган мәйданның – 89 процентында, бөртеккә кукуруз – 67 процентында чәчелгән.

Азык культураларын чәчү – 61 процент, техник культураларны чәчү 85 процентка башкарылган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлекләрне гербицид белән эшкәртү башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев