Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында сабан культуралары планда каралган мәйданның 80 проценттан күбрәгендә чәчелгән

Район басуларында чәчү эшләре көчәйтелгән темп белән алып барыла.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 2 апрельгә оператив мәгълүматлары буенча, сабан культураларын чәчү 40600 гектардан артык мәйданда үткәрелгән, бу планлы мәйданның 81 процентын тәшкил итә. Бөртеклеләр 19400 гектардан артык җир били. Шул исәптән: арпа, борчак чәчү тәмамланган, сабан бодаен чәчү соңгы гектарларда алып барыла, вика – планда каралган күләмнең 89 процентында, сбан бодае 75 процентында чәчелгән. Азык культуралары 2000 гектардан артык (61 процент), техник культуралар 18 мең гектардан артык мәйданда (планга карата 78 процент) чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев