Аксубай районында сабан культуралары план мәйданының 65 процентында чәчелгән
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында сабан культуралары план мәйданының 65 процентында чәчелгән

Һава торышы мөмкинлек биргәндә, район басуларында чәчү эшләре кызу темпларда алып барылды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 14 майга оператив мәгълүматларына караганда, сабан культураларын чәчү 28673 гектардан артык мәйданда башкарылган, бу план мәйданының 65 процентын тәшкил итә.

Бөртекле сабан культуралары (шул исәптән: арпа, бодай, вика, солы, бөртеккә кукуруз) 4610 гектар мәйдан били. Азык культуралары 2331 гектарда чәчелгән, планга карата 78 процентны тәшкил итә. Техник культуралар (рапсны, көнбагышны, сояны, җитенне кертеп) 21646 гектарда чәчелгән. План күрсәткеченең 66 проценты нисбәтендә.


Нет комментариев