Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында планлаштырылган сабан культураларының яртысыннан артыгы чәчелгән

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләре югары темпта дәвам итә.

Район игенчеләре, чәчүне кыска вакыт эчендә тәмамлау өчен туктаусыз, максималь йөкләнеш белән эшлиләр. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 26 апрельгә оператив мәгълүматларына караганда, сабан культуралары 26600 гектарда чәчелгән (гомуми күләме 52242 гектар) планга карата 51 процент тәшкил итә. Шул исәптән бөртекле сабан культуралары (бодай, арпа, борчак, солы, вика) – 14 мең гектарга якын мәйданда (планга карата 59 процент), техник культуралар (рапс, көнбагыш) – 11 мең гектардан артык (50 процент), азык культуралары 1650 гектарда (38 процент) чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев