Аксубай районында орлык агулау машиналары эшли башлады
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында орлык агулау машиналары эшли башлады

Рус Кармәте авылы янында урнашкан «Волга-Селект» ҖЧҖнең ашлык складында орлык материалын чәчүгә әзерләү бара.

Тулы булмаган атна эчендә предприятиедә 110 тоннадан артык сабан арпасы әзерләгәннәр – бу, гомуми санның 20 проценты. Ашлык эшкәртә торган препаратлар гөмбә авыруларыннан, черүдән зарарсызландыра һәм чәчкәннән соң яхшы шытымнарга ирешү мөмкинлеге бирә.

Бригада составында, нигездә, Рус Кармәте авылы халкы эшли: Юрий Иванов, Надежда Исаншина, Андрей Голованов. Бу – машина белән идарә итү операторы һәм машинага ашлык төяп торучы ярдәмчеләр. Агуланган орлык материалы машина җиңсәсеннән эшчеләр алдан беркетеп куйган зур капчыкларга тутырыла. Алар бу объектта бер елдан артык эшлиләр, тәҗрибә туплаганнар инде.

Орлык әзерләү процессы белән Россельхозцентрның район бүлекчәсе җитәкчесе Габдрәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин таныштылар.

– Складта – тулы тәртип, – дип билгеләп үттеләр белгечләр. – Агулау машинасы төзек, орлыкларны чәчү алдыннан эшкәртүнең технологик процессы таләпләргә туры килә, температура шартлары һәм чәчү башланганчы вакыт аралыгы бүген бу эшне алып барырга мөмкинлек бирә.


Нет комментариев