Аксубай районында кыр эшләре колач ала
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында кыр эшләре колач ала

Район кырларында язгы кыр эшләренең темпы көннән-көн арта бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 5 майга булган мәгълүматларына караганда, районда барлыгы 6300 гектардан артык мәйдан чәчелгән, бу план күрсәткеченең 15 процентын тәшкил итә. Шулар арасында техник культуралар – 4300 гектардан артык, көнбагыш – 1600 гектардан артык. Шулай ук язгы бөртекле культураларны чәчү дә башланды.

Чәчү эшләре белән беррәттән, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлекләргә ашламалар кертү дә бара. Көзге культураларны тукландыру – 86 процентка, күпьеллык үләннәр мәйданнарына ашлама кертү 43 процентка башкарылган.


Нет комментариев