Аксубай районында күпьеллык үләннәр мәйданының 77 проценты чаптырылган
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында күпьеллык үләннәр мәйданының 77 проценты чаптырылган

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү дәвам итә.

Һава торышы үсемлекчеләрнең планнарына даими төзәтмәләр кертүгә карамастан, кырларда эшләр дәвам итә.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 30 июньгә булган мәгълүматлары буенча, күпъеллык үләннәрнең 2 682 гектары чабылган, план күрсәткече 3 494 гектар – бу планлаштырылган күләмнең 77%ы. 2 070 тонна печән әзерләнгән (план – 11 240 тонна).

Терлек азыгы әзерләүчеләр шулай ук 7770 тонна сенаж салганнар, план 36 998 тонна – план үтәлеше 21 процент тәшкил итә.

 


Нет комментариев