Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында көзге культуралар мәйданнарының яртысыннан артыгында тукландыру үткәрелгән.

Район механизаторлары көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр басуларында максималь йөкләнеш белән эшлиләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 5 апрельгә уҗымнарны тукландыру 7600 гектардан артык мәйданда үткәрелгән, бу план күрсәткеченә карата 54 процент тәшкил итә. Бер үк вакытта 2800 гектарга якын күпьеллык үләннәр мәйданнарына ашлама кертелгән. «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФда көзге культураларның гомуми мәйданының – 92 процентында, күпьеллык үләннәр мәйданнарының 80 процентында тукландыру башкарылган. «Аксу Агро» ҖЧҖдә күпьеллык үләннәр мәйданнарының – 89 процентында минераль ашламалар кертелгән, «Волга-Селект»та көзге культураларның 79 проценты эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев