Аксубай районында көзге культуралар чәчәләр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында көзге культуралар чәчәләр

Район кырларында көзге игеннәр чәчү темплары арта бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел игенчеләргә 25 496 гектарга якын көзге культуралар чәчәргә туры киләчәк. Шул исәптән 15 247 гектарда көзге бодай, 10 251 гектарда көзге рапс булачак.

7 августка көзге культуралар 2468 гектарда чәчелгән, бу планның 10 процентын тәшкил итә.

Чәчү эшләрен «Волга-Селект» ҖЧҖендә механикалаштырылган звенолар алып бара. Монда 1434 гектарда көзге рапс чәчелгән. Киләсе ел уңышына нигез салу эшләре «Чистай» ХК кырларында да дәвам итә – көзге рапс мең гектардан артык мәйданда чәчелгән.

Район игенчеләре һәр аяз көнне чәчүне оптималь срокларда башкару һәм киләчәк уңышка нигез салу өчен файдаланалар.


Нет комментариев