Аксубай районында көзге чәчү башланды
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында көзге чәчү башланды

Узган атнада Аксубай районы игенчеләре көзге чәчүгә керештеләр.

Быел районда көзге культураларны 28840 гектардан артык чәчәсе бар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 5 августка, берничә көн эчендә 1140 гектар көзге рапс чәчелгән. Бу культура 6376 гектарда чәчеләчәк. Көзге бодай 18 мең гектардан артык мәйданны биләячәк.

Көзге чәчү көннән-көн темп ала бара.


Нет комментариев