Район кырларында урып-җыю кампаниясенең кызган мәле.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 29 июльгә игенчеләр 17 658 гектар планлы мәйданнан 2 279 гектар көзге бодайны суктырганнар. 13 176 тонна ашлык суктырып алынган. Узган тәүлектә генә амбарларга 2 391 тонна ашлык кергән. Көзге бодайның уңышлылыгы гектарыннан 57 центнердан артып китә, бу исә чәчүлекләрнең яхшы нәтиҗә бирүен күрсәтә.
Көзге рапсны җыю да югары темплар белән бара. Бу техник культура районда 7 669 гектар мәйданны били. Бүгенге көнгә 2 000 гектардан артык мәйданда уңыш җыеп алынган, 4 366 тонна рапс суктырылган.
Нет комментариев