Аксубай районында көнбагыш суктыруга керештеләр
Район кырларында урып-җыю кампаниясе дәвам итә: чиратта – көнбагыш суктыру.
Районда бу культура 10000 гектардан артык мәйдан били. Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 22 сентябрьгә көнбагыш 300 гектардан җыеп алынган.
Һава торышы игенчеләрне бу мөһим эшне башкаруда матур көннәре белән сөендерә, һәм алар урып-җыюны кыска вакыт эчендә тәмамларга тырышалар. «Волга-Селект» ҖЧҖдә кыр хезмәтчәннәренә – 4 мең гектардан артык, «Чистай» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасында 4800 гектар мәйданнан көнбагышны җыеп алырга кирәк булачак. «Волга-Сеоект» авыл хуҗалыгы үсемлекчеләре көнбагышны урып-җыюга керешүнең беренче көндә үк 459 тонна көнбагыш суктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев