Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 августка еллык планның яртысыннан артыгы үтәлгән.
Үсемлекчеләр 6947 тонна печән әзерләгәннәр – план буенча әзерләнәсе 11 240 тонна печәннең 62 проценты. Сенаж 20 172 тонна салынган, план буенча 36 998 тонна – планның 55 проценты.
Үсемлекчеләр кышлау өчен терлек азыгы запасын вакытында һәм җитәрлек күләмдә булдыру өчен һәр аяз сәгатьнең кадерен белеп, тулы көчкә эшлиләр.
Нет комментариев