Игенчеләрнең кичектергесез бурычлары арасында, чәчү эшләре белән беррәттән, чәчүлекләрне һәм күпьеллык үләннәрне тәрбияләү мөһим булып тора.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 16 майга мәгълүматларына караганда, химик эшкәртү 8 мең гектардан артык мәйданда башкарылган. Гомумән алганда, игенчеләр алдында 116284 гектар җир эшкәртү бурычы тора.
Аерым алганда, чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртү 900 гектарга якын мәйданны колачлаган, план буенча 44 670 гектар. Корткычларга каршы инсектицид эшкәртү – 2488 гектарда, ә авыруларга каршы фунгицид эшкәртү 4730 гектар мәйданда башкарылган, план буенча 35807 гектар.
Нет комментариев