Аксубай районында чәчүгә әзерләнәләр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында чәчүгә әзерләнәләр

Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә, шул исәптән орлык складларының әзерлеген тикшерү бара.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең игътибары орлык складларына юнәлгән вакыт килеп җитте. Март аеның җылы көннәре җаваплы чорны якынайта. Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин авыл хуҗалыгы объектларындагы эшләр белән танышалар, складларда орлык чистарту машиналары эшен тикшерәләр, нәтиҗәләр чыгаралар.

Чираттагы объект – «Волга-Селект» ҖЧҖнең Кәкре Күлдә урнашкан орлык склады. Аны Евгения Демьянова җитәкли. Складта тулы тәртип. Шушы көннәрдә Рус Кармәте янындагы ашлык киптерү комплексы территориясеннән махсус җиңсәләрдә сакланган орлык материалы партиясен китергәннәр, аны чистарту агрегаты аша чыгарганнар.

– Орлык яхшы сыйфатлы, – дип билгеләп үтте Габдерәшит Гыйльметдинов. – Фитоанализ үтте, тиешле документлар һәм чәчүгә рөхсәт алдылар.

Белгеч, кояш нурлары кышкы йокыдан соң орлыкларны җылытсын, уятсын өчен, кояшлы көнне склад ишекләрен ачык тотарга киңәш итте.

Ул шулай ук «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасында, Хәнипов КФХсында, «Аксу Агро» ҖЧҖдә, «Актай» АПК ашлык складларының әзерлеген билгеләп үтте.

Чистартканнан соң, барлык орлык материалы агулау машинасы аша чыгарылачак. Хуҗалыкларда кирәкле препаратларны кайтару эшләре башланачак.


Нет комментариев