Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында бөртеклеләрне җыю башланды

Алексей Кондратьев крестьян-фермер хуҗалыгы комбайннары басуга беренчеләрдән булып чыктылар

Сидул-Ерыклы авылы янындагы иртәнге кыр техника тавышларыннан җанланып китте: Алексей Кондратьевның крестьян-фермер хуҗалыгында икенче көн инде көзге бодай уру бара. Комбайннар төгәл эшли, механизаторлар үз эшен яхшы белә – урып-җыю эшләре тоткарлыксыз һәм югары темпта бара, техника тигез ритмда, өзеклекләрсез хәрәкәт итә.

Хуҗалык башлыгы урып-җыю процессын контрольдә тота: ул рация аша экипажларны координацияли, бункердан ашлык бушатуны күзәтә һәм килеп туган оператив мәсьәләләрне хәл итә. Кондратьев хуҗалыгында 350 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән, ә бөртеклеләрнең гомуми мәйданы мең ярым гектардан артып китә.

– Узган ел һәр гектардан уртача 38 центнер уңыш алдык, – дип билгеләп үтте фермер. – Бу сезонда нәтиҗәләр тагын да яхшырак булыр дип өметләнәбез: кырларга ашламалар күбрәк кертелде, дым да җитәрлек булды.

Фермер хуҗалыгының механизаторлары аерым мактауга лаек – алар бу уңышны чәчкәннәр, үстергәннәр һәм хәзер технологияне һәм срокларны үтәп, аны җыеп алалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, быел Аксубай районында 24 465 гектар бөртекле культураларны суктырасы бар, шуларның 14 000 гектардан артыгы – көзге культуралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев