Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю эшләренең югары ритмы саклана. Игенчеләр бер минутны да югалтмыйча эшлиләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 23 августка оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 25800 гектардан артык бөртекле культуралар суктырылган, бу планның 75 процентын тәшкил итә. Узган көндә генә дә игенчеләр 705 гектардан ашлык җыеп алдылар. Көзге арыш һәм бодай, шулай ук борчак һәм солы суктырылды.
Урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле 99696 тонна ашлык суктырылган. Арпаны урып-җыю соңгы гектарларда алып барыла. Район буенча бөртекле культураларның уңышы гектарыннан 38 центнердан артык тәшкил итте, бу уртача республика күрсәткече дәрәҗәсендә.
Нет комментариев