Аксубай районында бөртекле культураларның 70 проценттан артыгы суктырылган
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында бөртекле культураларның 70 проценттан артыгы суктырылган

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уңышны җыеп алу дәвам итә.

Яңгырлы август урып-җыю эшләрен тулы күләмдә алып барырга комачаулый. Игенчеләр уңышны җыеп алуны үткәрү өчен барлык мөмкинлекләрне кулланалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 25 августка алынган мәгълүматларга караганда, 17 мең гектардан күбрәк бөртекле культуралар суктырылган. Бу – гомуми күләмнең 71 проценты. Шул исәптән: 14425 гектар көзге бодай, 3400 гектардан артык арпа, 300 гектарга якын солы. 85900 тоннадан күбрәк ашлык суктырып алынган. Кырларның уртача уңдырышы гектардан 50 центнердан күбрәк тәшкил итә.


Нет комментариев