Һава шартлары урак өстен алып барырга мөмкинлек биргәндә, иген басуларындагы хәлләр көннән-көн үзгәрә бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 августка бөртекле культуралар өчен бүлеп бирелгән 24179,5 гектарның 14676 гектары суктырылган. Бу – бөртеклеләрнең гомуми мәйданының 61 проценты. Шул исәптән 18083 гектар көзге бодай мәйданнарының 12222 гектардан артыгыннан иген җыеп алынган, 2367 гектардан арпа җыелган (план буенча – 3424 гектар).
Урып-җыю кампаниясе башланганнан алып 75190 тонна бөртекле культуралар суктырылган. Уңдырышлылык гектардан 51 центнердан артык.
Нет комментариев