Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында бөртекле культураларны урып-җыю башланды

Бүген, 11 июльдә, районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында һәм республикада беренчеләрдән булып «Аксу Агро» агрофирмасы игенчеләре иген культураларын урып-җыюга кереште.

Иртәдән үк комбайннар һәм йөк машиналары элеккеге дуңгызчылык комплексы янында урнашкан көзге бодай участогында тупландылар. Алтын кыр яшел урман полосасы белән тәмамлана, аның буенча кыр кораблары җайлы гына хәрәкәт итә. Йөк автомобильләре үз сәгатьләрен көтәләр – бункерлар тулгач, кузовка ашлык төялә. Аның дымлылыгы минималь. Уңыш турында тәҗрибәле комбайнчылардан сораштырдык, алар уңышны алдагы еллар белән чагыштыра ала.

– Әйбәт, – диделәр уракта катнашучылар.

Игенчеләр, быелгы уңай булмаган һава торышы – яңгырлар булмаган һәм озакка сузылган эсселек шартларында иген уңышы алу өчен күп көч һәм тырышлык куйдылар.

Экипажлар эшкә әзерлек белән керештеләр, кәефләре күтәренке. Җир уллары зур авырлык белән үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар – быел һәр килограмм ашлык кыйммәт һәм кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев