Аксубай районында бөртекле культуралар мәйданының дүрттән бер өлешеннән артыграгы суктырылган
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында бөртекле культуралар мәйданының дүрттән бер өлешеннән артыграгы суктырылган

Район кырларында урып-җыю кампаниясе колач ала бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 2 августка 6250 гектар иген суктырылган, план күләме 24179,5 гектар. Бу – план күрсәткеченең 26 проценты. Шул исәптән көзге бодай 4772 гектар (26 процент). Арпа 1478 гектарда (планга карата 43 процент) җыелган. Сезон башыннан бирле 34519 тонна ашлык суктырылган. Уңдырышлылык гектардан 55,2 центнер тәшкил итә.


Нет комментариев