Аксубай районында арпа чәчү тәмамланды
Көннән-көн чәчү эшләре буенча күрсәткечләр меңнәрчә гектарга арта.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 28 апрельгә булган оператив мәгълүматлары буенча, язгы культураларны чәчү планлаштырылган мәйданның 65 процентында – 33882 гектарда башкарылган. Район игенчеләре арпа чәчүне тәмамлаган (5765 гектар чәчелгән), гомуми мәйданның 94 процентында – сабан бодае чәчелгән, борчак чәчү соңгы гектарларда алып барыла. Азык культуралары мәйданнарының яртысы чәчелгән, техник культуралар планлаштырылган мәйданның 58 процентында чәчелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев