Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең чәчү буенча юл картасын кабул иттеләр

Район советында язгы чәчүне үткәрү буенча эш планын тикшерделәр.

Киңәшмәдә катнашучылар генераль директор Аркадий Пирогов, баш агроном Илсур Сәхапов, шулай ук филиал җитәкчесе Газыйм Шәрәпов һәм агроном Илья Крючков әзерләгән «Аксу Агро» ҖЧҖ һәм «Мюд» филиалының кыр эшләренә юл карталарын җентекләп тикшерделәр.

Гомуми чәчүлек мәйданының 27681 гектардан артыгында язгы сезонда 7800 гектардан артык бөртекле сабан, 9222 гектарда – техник культуралар (шул исәптән 4900 гектардан артык – рапс, 4300 гектарда көнбагыш) чәчү планлаштырыла, азык культуралары 3990 гектардан артык мәйдан биләячәк. 4200 гектардан артык мәйданда көзге бодай чәчелгән, белгечләр билгеләп үткәнчә, аларның торышы канәгатьләнерлек.

Хәзерге вакытта хуҗалыкка ашлама кайтарыла, техника кыр эшләренә әзерләнә. Филиалның эш планын район җитәкчесе яхшы яктан бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев