Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында җәйге коры һава торышында үсемлекләрне ничек сакларга кирәклеге турында фикер алыштылар

Районда үсемлекчелекнең актуаль мәсьәләләре буенча семинар узды.

Аның темасы: “Басулардагы агымдагы хәл һәм сөрү катламында продуктив дым запасы җитәрлек булмаган шартларда авыл хуҗалыгы культуралары потенциалын саклау буенча чаралар, 2023 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлек”.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнары, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыклары башлыклары “Чистай” ХК “Аксу Агро” АФның көзге бодай басуына җыелдылар.

Семинар эшен район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Узган ел иген культураларыннан мул уңыш алдык, хәзер басулардагы хәл бик катлаулы, – дип билгеләп үтте ул. – Озакка сузылган эссе һава торышы үсемлекләрне һәлак итә. Зарарлы бөҗәкләрнең артуы күзәтелә. Чәчүлекләрне вакытында саклау чараларын күрмәсәң, яхшы уңышка өмет юк. Саклау чаралары – уңыш алу нигезе. Яфрак аша тукландыру, үсемлекләрне карау буенча барлык агрочараларны үткәрергә кирәк.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов басулардагы вәзгыять белән таныштырды, хуҗалыклар буенча чәчүлек мәйданнарына тукталды.

Агрофирма җитәкчесе Сергей Исаев һәм баш агроном Флорид Исаев көзге бодай басуында башкарылган агрочаралар һәм уңыш потенциалын саклап калу бурычлары турында сөйләделәр.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин явым-төшем дефициты булганда бөртекле-кузаклы һәм техник культураларда уңыш формалаштыру технологиясенә тукталды.

“Россельхозцентр” ФДБУ филиалы җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов район кырларында авыл хуҗалыгы культураларының торышы, биологик препаратларны куллану технологиясе һәм чәчүлек мәйданнарында урып-җыю эшләренә кадәр булачак чаралар турында сөйләде.

– Үсемлекләргә химик эшкәртү вакытында стрессны кичерергә ярдәм итүче биологик препаратларны активрак кулланырга кирәк, – дип ассызыклады ул. – Алар күпкә арзанрак, ә файдасы зур.

Семинарда катнашучыларга Россельхозцентр бүлеге район хуҗалыкларыннан бөртекле, техник культуралар үрнәкләрен, шулай ук үсемлекләрне саклау өчен тәкъдим ителгән препаратларны күрсәтте.

“Аксубайсервис” ҖЧҖ директоры Илфаит Галләмов әче туфракны известьлауга бәйле сорауларга тукталды.

Семинарда катнашучылар культураларның торышын яхшыртуга юнәлдерелгән агрочаралар турында сөйләделәр.

Үсемлекчелек һәм авыл хуҗалыгы техникасының эре узел агрегатларын ремонтлау буенча алга таба да эшләү тәкъдимнәре белән район җитәкчеләре һәм белгечләре алдында Казан фирмалары һәм предприятиеләре вәкилләре чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев