Аксубай районында 35600 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелгән
Механикалаштырылган звенолар чәчүне оптималь срокларда төгәлләү өчен максималь йөкләнеш белән эшли.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 25 майга район буенча 35600 гектардан артык сабан культуралары чәчелгән, план буенча 42293 гектар, бу планның 82 процентын тәшкил итә. Һәркөнне чәчү буенча күрсәткеч уртача 2300 гектарга арта.
Бөртекле сабан культуралары 6200 гектардан артык чәчелгән (шул исәптән арпа – 2800 гектардан артык, бодай – 680 гектардан артык). Техник культуралар 28300 гектардан артык мәйданда чәчелгән (көнбагыш – 9400 гектар, рапс – 15150, соя – 3000 гектардан артык).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев