Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында 3,5 тоннадан артык көнбагыш суктырылган

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көнбагышны җыеп алу дәвам итә, һава торышы суктыру процессына тоткарлыклар тудырса да, механикалаштырылган звенолар һәр сәгатьнең кадерен белеп эшли.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 октябрьгә әлеге культура 2230 гектардан артык мәйданнан суктырылган, план күләме 17200 гектардан артык (гомуми мәйданның 13 проценты). 3494 тонна көнбагыш орлыгы суктырып алынган. Кичәгесе көндә генә дә район буенча 500 гектарга якын мәйдан җыеп алынган һәм бер мең тоннага якын майлы культура суктырылган.

«Волга-Селект», «Аксу Агро» (АгроИнвест) авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көнбагыш бер мең гектардан артык мәйданнан суктырып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев