Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районы вәкилләре фермерлар съездында катнаштылар

Район делегациясе Татарстан фермерлары Ассоциациясенең XXIII съездында катнашты.

Аксубайны Иске Кыязлыда узган район фермерлары конференциясендә бертавыштан расланган фермерлар – район фермерлар ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова, фермерлар Георгий Погодкин, Павел Назаров һәм Сергей Кузьмин тәкъдим иттеләр.

Съездда авыл хуҗалыгы производствосы буенча ел йомгакларын ясадылар, республиканың фермерлар хәрәкәте үсешенең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар, проблемалы хәлләрне чишү юлларын эзләделәр һәм алдагы чорга бурычлар билгеләделәр.

Фермер хуҗалыкларының хәзерге вакытта республиканың агросәнәгать комплексының иң динамик секторы булып торуы, ел саен авыл хуҗалыгы продукциясенең мөһим төрләрен җитештерүдә үз өлешен арттыруы билгеләп үтелде. Фермерлар районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә дә зур өлеш кертә.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев