Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек продукциясен нәтиҗәле җитештерү һәм савым сыерларының продуктлылыгын арттыру җайга салынган.
Хезмәт коллективлары белән очрашу кысаларында район башлыгы Камил Гилмановның һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллинның районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, крестьян фермер хуҗалыкларын һәм шәхси эшмәкәрләрне йөреп чыгуы дәвам итә. Әлеге очрашулар барышында киләчәктә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру мәсьәләләре карала.
Районда бүгенге көндә 7493 баш мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән 3571 баш савым сыерлары.
– Терлекчелек фермалары кышка әзер, – диде Усман Нигъмәтуллин. – Хезмәткәрләрнең хезмәтен оештыру, терлекләрне ашату һәм карау яхшы уйлап оештырылган.
Бу юнәлештә «Аксу Агро» ҖЧҖ белгечләре зур эш башкаралар. Сөтчелек комплексында савым көтүен карап тоту буенча алдынгы технологияләр кертелгән. Быел көз сөт көтүе Венгрия һәм Германиядән китерелгән 604 баш югары продукция бирә торган токымлы тана белән тулыланды.
Шулай ук «МОЛКО» ҖЧҖ коллективы да уңышлы эшли. Үзгәртеп корылганнан соң «Октябрь» бүлекчәсендә малларны бәйләмичә асрау өчен 200 башка исәпләнгән яңа корпус ачылды. Әлеге корпус савым залы белән 1нче сыерлар абзарының икенче линиясе булып тора. Шулай ук өченче бинаны да ремонтлау планлаштырыла. Корпуслар яңа югары продуктлы нәселле сыерлар белән тулыландырылачак. Һәм бу да тиздән үз нәтиҗәләрен китерергә тиеш.
«Чирмешән» бүлекчәсендә сыерларның продуктлылыгын технологик төркемнәр буенча бүлү ысулы белән арттырганнар. Сыерларның һәм яшь терлекләрнең һәр төркеме шәхси балансланган югары энергияле моноазык ала. «Луч» бүлекчәсендә 200 башка исәпләнгән таналарны бәйсез тоту өчен бинаны реконструкцияләү дәвам итә.
Районда агымдагы елда югары сыйфатлы протеинлы терлек азыгы әзерләнгән. Кышлатуга терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше 41 центнер тәшкил итә.
Очрашулар вакытында урыннарда район җитәкчеләренең һәм белгечләренең ярдәме таләп ителгән фермалар эшендәге авыр мәсьәләләр тиз арада хәл ителде. Камил Гилманов һәм Усман Нигъмәтуллин шулай ук фермер хуҗалыкларының хезмәтне оештыруда, продукция алу мәсьәләләрендә рациональ булуларын билгеләп үттеләр. Ел йомгаклары буенча терлекчелектә Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Алексей Гуляков, Алексей Кондратьев, Сергей Щекин крестьян-фермер хуҗалыклары яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Нет комментариев