Аксубай районы игенчеләре сабан культуралары чәчүгә керештеләр
Кырларга «Чистай» агрофирмасы-4 ХК чәчү комплекслары да чыкты.
–Бүген язгы рапс чәчүгә керештек, аның өчен 8362 гектар мәйдан каралган, – ди агрофирманың башкарма директоры Илгиз Алмакаев. – Паралель рәвештә уҗымнарны тукландырабыз, культивация, тырмалау үткәрәбез.

Җирдә эшләүгә сагынган механизаторлар язгы кыр эшләренә уңай кәеф белән керештеләр. Язгы көн – ел туйдыра бит. Чәчү комплекслары көйле эшли. Бүгенгә агрофирмада 588 гектарда рапс чәчелде инде. Чәчү кампаниясенә Аксубай, Нурлат, Чистай районнары механизаторлары җәлеп ителде. Аксубай универсаль технологияләр техникумы шәкертләре танылган кыр хезмәтчәннәрендә практика үтә һәм тәҗрибә туплый.
Агрофирмада иртән район җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов булып китте.
Аксубай районында чәчү кампаниясенә старт бирелде. Алар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен яңа сезон башлану белән котладылар һәм аларга яхшы һава торышы, төзек техника һәм югары уңыш теләделәр.
Борис Соломоновның фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев