Аксубай районы басуларын чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртәләр
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үсемлекләрне саклау буенча чаралар үткәрелә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 6 майга 10 мең гектардан артык чәчүлек чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы препаратлар белән эшкәртелгән. Шул исәптән: тугыз мең гектарга якын мәйданда – чүп үләннәреннән гербицидлар, 576 гектарга үсемлек корткычларына каршы – инсектицидлар, 650 гектардан артык мәйданга авыруларга каршы фунгицидлар кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев