Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай мәдәният хезмәткәрләре игенчеләргә шатлык бүләк иттеләр

Иске Ибрай авыл мәдәният йорты агитбригадасы кырда эшләүчеләр алдында кыска концерт программасы белән чыгыш ясады.

Игенчеләр авыр бурычны үтиләр – район басуларында икмәк җыялар. Алар һәр сәгатьнең кадерен белеп хезмәт куялар, әмма кырга артистлар килгәч, ял итеп алу өчен берничә минут вакыт табылды. Ә концерттан соң зур энтузиазм белән янә эшкә керештеләр.

Иске Ибрай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре иген басуында эшләүче якташларын сөендерергә булдылар. Аларга сыйлар алып килделәр, җырлар бүләк иттеләр, җылы сүзләр әйттеләр. Игенчеләр исә аларның җырларын бик дәртләнеп тыңладылар, игътибар күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев