Аксубай кырларының өчтән береннән артыгы эшкәртү узды
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үсемлекләрне яклау буенча агрочаралар югары темпта бара.
Язгы культуралар корткычларга, авыруларга тиз бирешүчән. Үсемлекләр тоткарлыксыз үссен һәм яхшы уңыш бирсен өчен, механизаторлар махсус препаратлар белән сиптерү үткәрәләр.
Район буенча яклау чараларын 116280 гектардан артык мәйданда башкарасы бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 10 июньгә 44320 гектарда химик эшкәртү үткәрелгән. Бу – гомуми күләмнең 38 проценты. Чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртү 12748 гектардан артык (планга карата 29%) мәйданда башкарылган. Үсемлекләрне фунгицидлы эшкәртү (авыруларга каршы) 16203 гектар (планлы күрсәткечнең 45 проценты) мәйданда башкарылган. Үсемлек корткычларына каршы 15360 гектардан артык мәйданга инсектицид препаратлар кертелгән, бу планның 43 процентын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев