Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай кырларында көнбагыш мәйданнарының өчтән бер өлеше җыеп алынган

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, һава шартларының начар булуына карамастан, майлы культураны суктыру дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 26 октябрьгә 6399 гектар мәйдан җыеп алынган, бу планлаштырылган мәйданның 37 процентын тәшкил итә. 12412 тонна көнбагыш орлыгы суктырылган.

«Актай»да гектардан 27 центнердан артык уңыш алып, 1200 тоннадан күбрәк көнбагыш суктырып, бу бурычны үтәделәр. «Волга-Селект»та көнбагыш суктыру соңгы гектарларда алып барыла. Бу хуҗалыкта суктырылган уңыш 2400 тонна тәшкил итә. Бу культура өчен иң зур мәйдан “Чистай” ХКның “Аксу Агро” АФнда – 8100 гектардан артык бүлеп бирелгән иде. 2300 гектарга якын уңыш җыеп алынган, «Аксу Агро» ҖЧҖдә («АгроИнвест») 2000 гектарга якын мәйданнан көнбагыш суктырылган. Бу хуҗалыкларда биш мең ярым һәм өч мең тоннадан артык май орлыгы суктырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев