Санаулы атналардан соң, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урак өсте башланачак.
Районда 2025 ел урагына 77 комбайн чыгачак. Алар арасында «Чистай» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасында яңа 10 РСМ-161 комбайны ашлык суктырачак.
Бүгенге көндә дүрт берәмлек комбайн кайткан инде. Яңа техниканың мөмкинлекләре киң. Әлеге заманча техник чаралар урып-җыю кампаниясен нәтиҗәлерәк үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Нет комментариев