Аксубай комбайнчыларын кырда хөрмәтләделәр
«Волга-Селект» ҖЧҖенең Рус Кармәте авылы янындагы рапс кырында комбайнчылар бригадасының бераз тәнәфескә туктап алуы онытылмаслык якты бәйрәмгә әверелде.
Иске Ибрай, Иске Ильдеряк һәм Чуаш Енорускиносының мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре милли киемнәрдә игенчеләргә үзләренең матур чыгышлары белән ихлас һәм җылы шатлык минутлары бүләк иттеләр. Басуда чуаш, рус һәм татар җырлары яңгырады. Талантлы артистлар Фәнис Низамов һәм Илхат Фәизов чыгышлары аеруча кәеф тудырды. Игенчеләр концертны рәхәтләнеп карадылар, артистларга кул чаптылар.
Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин кыр хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде:
– Сезнең арада иң яхшылары аерып әйтү мөмкин түгел, - сез барыгыз да уртак нәтиҗәгә омтылуыгыз белән бердәм, сез намус белән, лаеклы хезмәт итәсез, - диде ул.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов игенчеләрне урып-җыюның уңышлы баруы белән котлады. лаеклы бүләкләр тапшырылды. Бу көнне комбайнчылар Ришат Гатин, Аркадий Кириллов, Василий Макаров, Анатолий Макремов, Анатолий Исаев, Радик Гамируллин, Александр Старшов һәм Ленар Нуретдинов аерым хөрмәткә лаек булдылар – һәркайсы премиягә сертификат алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев