Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай җитәкчесен югары күрсәткечләргә ирешкән өчен билгеләп үттеләр

«Аксу Агро» ҖЧҖ сөт комплексы директоры Минсәгыйть Җәләлетдинов район башлыгының Рәхмәт хатын алды.

Район җитәкчелеге бүләгенә ул югары җитештерү күрсәткечләре өчен лаек булды. Сөт комплексында көн саен 35 тоннадан артык сөт савалар. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4800 килограммга күбрәк. Районның товарлыклы-сөтчелек фермалары арасында сөт комплексы иң югары күрсәткечләргә ирешә. Биредә сөт җитештерүнең алдынгы технологиясе кертелгән, ул сыерларның продуктлылыгын арттырырга һәм күбрәк продукция алырга мөмкинлек бирә. Терлекләрне ашату да фәнни алым белән башкарыла.

Югары уңыш Минсәгыйть Җәләлетдинов җитәкчелегендәге коллективның максатчан эше ярдәмендә мөмкин булды. Предприятиедә 90 кеше: савымчылар, терлекчеләр, бозау краучылар, механизаторлар, хисапчылар, азык белән тәэмин итүче хезмәткәрләр өч сменада эшлиләр. Комплекста малларның гомуми саны 2700 баш, савым сыерлары 1300 баштан артык. Бүгенге күрсәткечләр яхшы һәм киләчәккә резервлар бар.

– Без киләчәккә исәп тотып эшлибез, – ди Минсәгыйть Госман улы. – Узган ел без алып кайткан югары савым бирә торган сыерлар тест материаллары белән орлыкландырылган, алардан без берничә елдан соң сөт терлекләрен тулыландырачак үрчем көтәбез.

Җитәкче билгеләп үткәнчә, коллективта һәр терлекче үз бурычын зур җаваплылык белән башкара һәм гомуми күрсәткечкә үз өлешен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев