Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай игенчеләрен иген кырында хөрмәтләделәр

Шушы көннәрдә урып-җыю кампаниясенең икенче ункөнлеге йомгаклары буенча иң нәтиҗәле комбайнчыларга лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Районда бөртекле культураларны җыю актив дәвам итә. Игенчеләр өчен һәр көн – удар хезмәт. Алар яхшы нәтиҗәләргә омтылалар, кыйммәтле вакытның бер минутын да әрәм-шәрәм итмиләр. Суктыру буенча иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләр арасында «Чистоплье» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасы механизаторы Федор Назаров та бар.

Ул районның иң яхшы игенчеләренең берсе, елдан-ел үзенең фидакарь хезмәт статусын раслый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов һәм игенчелек буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин аның белән икмәк кырында очраштылар, хезмәт җиңүе белән котладылар һәм район башлыгының Мактау грамотасын һәм акчалата премия тапшырдылар.

– Намуслы хезмәтегез өчен район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерәм, – диде Борис Соломонов. – Киләчәктә дә сезгә хезмәт җиңүләре телим!

Шул ук көнне «Волга-Селект» ҖЧҖнең ашлык басуында Яңа Думадан бертуганнар Эльвир һәм Ленар Нуртдинов белән очрашу булды. Алар шулай ук ун көн эчендә ашлык суктыруда зур нәтиҗәләргә ирешкәннәр һәм тырыш хезмәтләре өчен район җитәкчелегеннән бүләкләргә лаек булдылар. Борис Соломонов мактаулы миссияне үтәде: Ленар һәм Эльвир Нуртдиновларга район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм премия тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев