Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай игенчеләре уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамладылар

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөһим агрочара – көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр басуларына ашламалар кертү кыска вакыт эчендә тәмамланды.

Нәтиҗәдә, барлык 7567 гектар күпьеллык һәм 14243 гектар көзге культуралар мәйданнарында тукландыру үткәрелгән. Бу үсемлекләргә кыштан соң энергия тупларга һәм кирәкле матдәләр белән үсешне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Көзге игеннәрнең иң зур мәйданы – 4800 гектардан артык «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасында, 4240 гектардан артык – «Аксу Агро» ҖЧҖдә, 3500 гектар – «Волга-Селект»та. Игенчеләр көндез дә, төнлә дә эшләделәр һәм бу агрочараны кыска вакыт эчендә башкарып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев