Аксубай игенчеләре мең ярым гектардан артык мәйданнан бөртекле культураларны җыеп алдылар
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай игенчеләре мең ярым гектардан артык мәйданнан бөртекле культураларны җыеп алдылар

Район кырларында урып-җыю эшләре гөрләп бара.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 27 июльгә 1564 гектардан артык көзге бодай суктырылган. Бу — планлаштырылган күләмнең 9 проценты. Сигез мең ярым тоннага якын ашлык суктырып алынган. Уртача уңыш гектарыннан 54 центнер тәшкил итә.

Бөртекле культуралар өчен 17658 гектар җир бүлеп бирелгән. Шул исәптән: көзге бодай – 14097 гектар, арпа – 2666 гектар, сабан бодае – 586 гектар, солы – 309 гектар һәм бөртеккә кукуруз – 6807 гектар. Игенчеләр урып-җыюны кыска вакыт эчендә төгәлләү өчен зур көч куеп эшлиләр.


Нет комментариев