Аксубай игенчеләре киләсе ел уңышы нигезе өчен эшлиләр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай игенчеләре киләсе ел уңышы нигезе өчен эшлиләр

Көзге чәчү эшләре башланганнан бирле районда көзге культуралар мең гектарга якын мәйданда чәчелгән.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында урып-җыю эшләре һәм азык әзерләү белән беррәттән көзге чәчү дә бара. Быел игенчеләргә 13835 гектарда көзге культуралар чәчәргә кирәк булачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 августка 980 гектардан артык мәйдан чәчелгән. Шул исәптән: 781 гектар көзге бодай, 290 гектар арыш. Узган көндә көзге чәчү күрсәткечләре – 300 гектарга якын.


Нет комментариев