Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай игенчеләре киләчәк уңыш өчен эшлиләр

Район басуларында үсемлекләрне тәрбияләү буенча эшләр югары темп белән алып барыла.

Бу чорда аграрийларның төп бурычларының берсе – яхшы уңыш алу өчен чәчүлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан саклау.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 июньгә гербицид белән эшкәртү (чүп үләннәренә каршы) – 50400 гектардан артык мәйданда (план күрсәткеченә карата 81 процент), инсектицид эшкәртү (зарар китерүчеләргә каршы) планлаштырылган мәйданнарның яртысында – 30881 гектарда, фунгицид белән эшкәртү (авыруларга каршы) 28 мең гектарда (планга карата 45 процент) үткәрелгән.

Шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртекле культураларны яфрак аша тукландыру дәвам итә. Бу агромерапия 18400 гектардан артык мәйданда (планлы күләмнең 62 процентында) башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев