Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай игенчеләре чәчүлекләрне тәрбиялиләр

Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында бар куәткә үсемлекләрне яклау буенча агрочаралар бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 16 июньгә булган оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 51300 гектардан артык мәйданда чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы эшкәртү үткәрелгән (планнан 43 һәм 33 процент). 47380 гектардан артык мәйдан авыруларга каршы эшкәртелгән (планга карата 57 процент).

Хуҗалыклар кырларында бөртекле культураларны яфрак аша һәм тамырдан тукландыру дәвам итә. Әлеге агросәнәгать чаралары 4500 һәм 660 гектардан артык мәйданда үткәрелгән (план күрсәткеченең 23 һәм 53 проценты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев